Дәресләрдә фото һәм видеога төшерүне тыярга мөмкиннәр

chehov-vid.ruchehov-vid.ru
Фото:chehov-vid.ru

Дәүләт Думасының Мәгариф комитетында дәресләрдә фотога һәм видеога төшерүне тыю турында закон проекты эшләнә. Аны мәктәп хакимияте һәм педагогның үз рөхсәте белән мәгариф максатларында хәл итәргә тәкъдим ителә. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова хәбәр итте.

"Бу педагогларys; дәресләрдә видеога һәм фотога төшерүне туктатырга, ә укыту белән шөгыльләнергә кирәк дигән мөрәҗәгатеннән соң туган тәкъдим буларак фотога төшерүне тыю турында", - дип белдерде ул комитет утырышында.

Утырышта катнашучыларга таратылган документ тексты нигезендә, хакимият яки мәктәп директоры рөхсәте белән фотога һәм видеога төшерергә рөхсәт итү тәкъдим ителә. Мисал өчен, белем бирү максатларында, дип сөйләде Казакова.

Чыганак: ria.ru

Читайте нас