

Бүген хөкүмәттә үткән киңәшмәдә республика халыкларының туган телләре тирәнтен өйрәтеләчәк полилингваль мәктәпләр үсеше мәсьәләсе каралды.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева әйтүенчә, бүген Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә барлыгы 4 полилингваль уку йорты эшли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча, 2024 елга кадәр мондый мәктәпләр саны 12гә җитәргә тиеш.
“2023 елда полилингваль мәктәпләр Хәйбулла һәм Учалы районнарында ачылачак. Шулай ук Мишкә һәм Сибайдагы ике мәктәп капиталь ремонттан соң полилингваль итеп үзгәртеләчәк, – диде Әлфия Галиева. – 2024 елга планда – Әбҗәлил районында балалар бакчасы белән мәктәп-интернат төзү һәм Тәтешле районында удмурт теле тирәнтен укытылачак мәктәп булдыру”.
Әйткәндәй, республикада полилингваль сыйныфлар да бар. Алар Уфа, Межгорье шәһәрләре, Тәтешле районында эшләп килә. Шундый тагын бер сыйныф Бишбүләк районында барлыкка киләчәк.
“Бу мәктәпләр телләрне тирән укыту белән генә чикләнми. Алар – аерым статуска ия, укыту сыйфаты югары булган учреждениеләр. Шушы югарылыкны саклыйк”, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.