

Салават районының Яшь техниклар станциясендә техник юнәлештәге өстәмә программаларны тормышка ашыру дәвам итә. Сүз Владимир Путинның 2018 елны булдырган “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты “Робототехника” программасы турында бара.
Берләшмәнең һәр “Робототехника” дәресендә балалар үзләре өчен ниндидер яңалык белә, “LEGO“ конструкторыннан төрле модельләр уйлап чыгаралар, LEGO роботлары күргәзмәләре оештыралар. Балалар модельләр җыепкына калмый, алар «Роборука»; «Танцующий робот»; «Трактор с прицепом»; «Внедорожник»; «Погрузчик»; «Носорог» кебек роботлар хәрәкәте программалары һәм төрле автомобильләр уйлап чыгаралар.
Чыганак: admmaloyaz.bashkortostan.ru