Мәгариф, мәгърифәт
19 февраль 2023, 08:32

Төбәкләрдә мәгарифне үстерү алымнары

Белем сыйфатлы булсын.

Төбәкләрдә мәгарифне үстерү алымнарыТөбәкләрдә мәгарифне үстерү алымнары
Төбәкләрдә мәгарифне үстерү алымнары

Белем сыйфатлы булсын.

 

Көньяк Урал мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларында, колледжларда һәм күрше төбәкнең инновацион гомуми белем бирү оешмаларында уку мөмкинлекләре турында белә ала хәзер. Шушы көннәрдә Чиләбедә Башкортстан Республикасы белем бирү учреждениеләренең һөнәри юнәлеш бирү үзәге ачылды.

Даими күргәзмә Чиләбе өлкәсенең башкорт тарихи-мәдәни үзәге базасында эшләячәк (Чиләбе, Ленин проспекты, 13а, 8 санлы офис).

Башкортстанның уку йортларының презентациясе  17 февральдә, җомга көнне Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиллеге тарафыннан оештырылган “Башкортстан Республикасында укы һәм үс. Мөмкинлекләр һәм перспективалар" конференциясе барышында үтте.

 Белем алуның өстенлекләре турында 8 вуз һәм 3 инновацион мәктәп вәкилләре сөйләде.Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең дәүләт программаларын һәм төбәкара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Илгиз Салихов ассызыклаганча, Башкортстан Республикасы вузларында Чиләбе өлкәсе университетларында булмаган белгечлекләргә ия булып була һәм киресенчә.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас