

14-17 февральдә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Быел олимпиадада Русиянең 28 төбәгеннән 187 укучы катнашты. Атап әйткәндә: Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмур, Чуваш, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь краеннан укучылар килгән иде.
Олимпиада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Безнең республикадан төбәкара олимпиадада 26 укучы катнашты. Алар — быел Уфада узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
⠀Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүздәк районы Каран мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы — Зөлфия Мансурова) быел да татар әдәбияты буенча җиңүче исеменә лаек булды. Башкалабыз мәктәпләреннән: 65 нче Татар гимназиясе укучылары Калимуллин Илдан, Рыгалова Әлинә, 84 нче Татар гимназиясеннән Әхмәтҗәнова Элина, 4 нче санлы мәктәптән Ахунов Артур, 3 нче санлы гимназиядән Хурамшин Булат призерлар исемлегендә. Республикабызның район мәктәпләреннән катнашкан укучыларыбыз да призерлар исемлегендә бар.Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!
Җиңүче һәм призер укучыларыбыз 22 – 25 апрельдә Казан шәһәрендә узачак Халыкара олимпиадада да катнашачак, алар анда да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз.