

2023 елда республиканың район һәм шәһәрләрендә РФ Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 85 класс ачылган. Алар уңышлы эшләп килә. “Шәйморатов” классларында 112 Башкорт кавалерия дивизиясе геройлыгы мисалында ил тарихына хөрмәт, ватанпәрвәрлек, Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән даими систематик эш алып барыла.
“Шәйморатов сыйныфлары” ачылу вакытыннан алып БРның Мәгариф һәм фәг министрлыгы ел саен Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Кубокка кышкы һәм җәйге Шәйморатов уеннары үткәрә. 2023 елда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Кышкы Шәйморатов уеннары” ике этапта үтә.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз.