

Безнекеләр - Казанда!
Дулкынландыргыч ул көн килеп тә җитте. Бүген Казанда 8-11нче сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада башланды. Бу зур бәйгедә Русия төбәкләреннән туган тел серләрен яхшы белүче иң көчле укучылар көч сынаша.
Туган тел буенча белем тирәнлеген сынаган бу бәйгедә Башкортстаннан 26 укучы катнаша. Бу бик сөенечле хәл. Бу егетләр- кызлар татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
Укучылар белән бергә Казанга аларны бу җитди сынауга әзерләгән остазлары — 19 татар теле һәм әдәбияты укытучысы да юлланды.
Төбәкара олимпиадада катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Кичә алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе белгечләре белән очрашкан. Ә бүген укучылар татар теленнән төбәкара олимпиадада һәм “Педагог һәм остаз елы”на багышланган иҗади бәйгедә катнашты.
Барча укучыларга олимпиада уңышка ирешеп, рухи күтәренкелеккә ирешүләрен телибез. Казанша сәфәр эссез үтмәс. Ул балаларга киләчәккә өметләр өстәр, хыял канатларын ныгытыр.