

Кадрлар мәктәбе - үсеш программасы.
Башкортстанда Смартека Стратегик инициативалар Агентлыгы платформасының «Карьерный навигатор Profession+» тотрыклы үсеш практикасы нигезендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Карьерный навигатор. Профессия энергетик» курслары эшләнде. Ул «АвтоматизацияСистемыТехнологии» (ООО «АСТ») җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ярдәме белән эшләнеп, Уфаның Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясенә кертелгән.
Курс программасына сәнгать мәйданнарына алып чыгучы чаралар, осталык мәктәпләре, электроэнергетика, электротехника, физика, математика, электр белән хәвефсезлек, нәтиҗәле энергия һәм альтернатив "яшел" энергетика буенча теоретик һәм лаборатор дәресләр керә. - Мондый проектлар укучыларда өстәмә белем багажын арттырырга, киләчәктә һөнәр һәм социаль баскычны билгеләргә, шул ук вакытта Башкортстанның ерак киләчәгендә алда торган социаль- икътисади бурычларны үтәргә алынырлык кадрлар базасы булдырырга ярдәм итә, - диде Республиканың фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
«АСТ» җәмгыяте профильле сыйныфны булдыруга 1,3 млн сум акча юнәлтте. Уку кабинетына ремонт ясалган, оффлайн һәм онлайн дәресләр өчен интерактив панель куелган. Физика буенча санлы лабораториягә 7,6 млн сум юнәлтү планлаштырылган. Пилот проектында 58 укучы ( 10–11 сыйныфлар) катнашачак. Ике сәгатьлек дәресләр шимбә көннәрендә уздырылчак.
- Без эш бирүче оешмалар катнашлыгында төрле мәйданнарда укучыларга һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләшәбез. Хезмәт һәм шөгыльле булу- төбәкнең социаль - икътисади үсешенең үзәге булып тора. Ә якын 5-10 елда төбәк предприятиеләренә эшкә киләчәк кадрларны әзерләү сыйфаты һәм дәрәҗәсе югары һөнәри осталыкка ия кадрлар әзерләүдә өстенлекле булып тора, - ди гимназия директоры Булат Зинуров. 2018–2019 елларда бу программада 286 кеше катнашкан. Аларның 280-е һөнәри мохитне билгеләгән, 56-сы үзмәшгүльлеккә ирешкән.