Мәгариф, мәгърифәт
7 февраль 2023, 11:04

Министрлык конкурс игълан итте

Аерым авторлар һәм фәнни төркемнәр дә үзләрен сынап карый ала.

Министрлык конкурс игълан иттеМинистрлык конкурс игълан итте
Министрлык конкурс игълан итте

 1 февральдән 3 мартка кадәр "Фән һәм технологияләрне популярлаштыру" федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының ике грант бәйгесендә катнашуга гариза бирергә була.

Грант ярдәменең беренче конкурсы - фәнни-популяр контент булдыручы аерым авторлар һәм авторлар коллективлары өчен. Грантның күләме 1 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр.

Грант ярдәменең икенче конкурсы - фәнне популярлаштыручы чараларны оештыручылар өчен. Грантның күләме 20 миллионнан 50 миллион сумга кадәр.
Грантларны үтәүнең мәҗбүри шарты - проектны киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта мәгълүмати яктыртып озата бару.

Катнашуга гаризаны: https://clck.ru/33RPe9 һәм https://clck.ru/33RXXK адреслары буенча бирергә мөмкин.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас