

Башкортстан-2022 елда мәктәпләрне комплекслы ремонтлау программасын үтәү буенча төбәкләр арасында лидерлар рәтендә.
Башкортстанда 2022 елда «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы буенча 63 мәктәп бинасы ремонтланган. Түбәләре алыштырылган, класслар һәм спорт заллары ремонтланган. Моның өчен 3,5 млрд. сум бүлеп бирелеп, шуның 2,9 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 600 млн. сумы – республика бюджетыннан.
2023 елда республикада бу программага 77 мәктәп эләгә, аларда ремонт өчен 4,3 млрд.сум каралган, шуларның 3,6 млрд. сумы – федераль бюджеттан һәм 700 млн. сумы – республика бюджетыннан.
- Суммасы бик зур, миллиардлар республикага килә. Заявкалар җыелган, ремонт таләп ителә торган объектлар сайланган. Катгый сроклары билгеләнде. Хәзер муниципаль контрактлар төзелә. Барысы да балаларыбызны якты сыйныфларга җибәрерлек итеп эшләргә ниятли, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Министр сүзләренчә, мәктәпне капиталь ремонтлау өчен подрядчы оешманы сайлау белән бергә муниципалитет төзелеш күзәтчелегенә контракт төзи. Ата-аналар да ремонт эшләрен контрольдә тота.