Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
24 гыйнвар 2023, 15:02

Федераль ярдәм артачак

glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

Уфаның Фән һәм технологияләр университеты студентлар саны буенча Русиянең иң эре вузлар бишлегенә кергән. Бу хакта  Радий Хәбиров атна саен үткәрә торган оператив киңәшмәдә вузның ректор вазифасын башкаручы Вадим Захаров хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, университет  2022 елның 1 ноябрендә БДУ белән УДАТУны берләштерү юлы белән барлыкка килде. Яңа вузда 48 меңнән артык студент белем ала.

Вадим Захаров реорганизация вакытында  белем бирү процессы өзелмәде, дип белдерде. Ә БДУ һәм УДАТУ хезмәткәрләре белән  гамәлдәге хезмәт контрактларына, барлык шартларны саклап, өстәмә килешүләр төзелгән.  

Якындагы планнарда – оптималь оештыру структурасын формалаштыру. Үзгәрешләрне университетның Гыйльми һәм күзәтү (аның  төбәк башлыгы Радий Хәбиров җитәкли) караячак.

–Без үзебез алдында алдагы елга грантлар алучыларның җиде тапкыр арттырылган финанслауга ия беренче категориясенә күчү максатын куябыз, дип белдерде Вадим Захаров.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: