Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 гыйнвар 2023, 12:57

Укучылар мәктәпкә таракан алып килгән (ВИДЕО)

Хәзерге балаларга исең китәр!

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Ишембайның 18 санлы мәктәп укучылары ашханәгә йөрмәс өчен кызыклы ысул уйлап тапканнар. Алар ашханәгә таракан алып килеп, аны видеога төшергәннәр һәм социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Видео кадрларында өстәл һәм ризык өстеннән йөгергәләгән таракан күренә. Һәм: “Бу безнең 18 санлы мәктәп”, – дигән тавыш ишетелә.

Соңрак “Башинформ” агентлыгы язуынча, видеоролик социаль челтәрләрдә пәйда булганнан соң, шәһәрнең мәгариф бүлеге тикшерү оештырган, нәтиҗәдә видео авторларының тараканны мәктәпкә үзләре алып килүе ачыкланган.

“Социаль челтәрләрдә дөнья күргән фактларның дөресме-дөрес түгелме икәнлеген ачыклар өчен 18 санлы мәктәптә хезмәт тикшерүе оештырганнар. Бөҗәкләр табылмаган. Укучылар белән педагогик эш үткәргәннән соң, балалар кайнар аштан баш тартырга сәбәп булсын өчен тараканны үзләре мәктәпкә алып килүләрен сөйләп биргән”, – дип сөйләгән журналистларга Ишембайның мәгариф идарәсе начальнигы Илшат Исмәгыйлев.

Идарә начальнигы  9 гыйнварда мәктәпнең барлык биналарына да  дезинфекция үткәрүләрен белдерде.

Мәктәп ашханәсендә тукланырга теләмәүнең сәбәбе бик гади: балалар фикеренчә,  андагы ризык фастфуд кебек үк тәмле түгел.

Төбәктәге Роспотребнадзор идарәсе исә сигнал килеп ирешү сәбәпле, ведомство белгечләре мәктәптә шулай ук тикшерү оештырачак, дип хәбәр итә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: