Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 гыйнвар 2023, 14:49

"Педагог һәм остаз елы"

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Педагог һәм остаз елы" старт алды.

"Педагог һәм остаз елы"
"Педагог һәм остаз елы"

18 гыйнварда Башкорт дәүләт педагогия университетында "Педагог һәм остаз елы'н ачуга багышланган тантаналы чара узды. Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2023 ел нәкъ шуңа багышлана. Бәйрәм концерты тематик елга һәм БДПУның 56 еллыгына багышланды. Видеомөрәҗәгать форматында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Тантаналы чарада мөхтәрәм кунаклар катнашты. Башкортстан Республикасы Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идаресе начальнигы Алексей Дербеко җыелучыларны Башкортстан Башлыгы Р.Ф. Хәбиров исеменнән сәламләде һәм педагог һәм остаз елы башлану белән котлады. Концертта БР мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Ханнанов, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Василий Мартыненко, Русия Фәннәр академиясенең Уфа физика, молекулалар һәм кристаллар институты директоры вазифаларын башкаручы Станислав Пшеничнюк һәм Уфа Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Артур Алибаков катнашты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: