Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 гыйнвар 2023, 11:14

Авыл укытучысына ярдәмгә

Тәрбиячеләр дә читтә калмый.

Авыл укытучысына ярдәмгә
Авыл укытучысына ярдәмгә

Тәрбиячеләр дә читтә калмый.

 

Башкортстанда авыл мәктәпләренә эшкә кайткан яшь укытучыларга бүленүче грантлар саны 150  җитте.  Бу хакта хөкүмәтнең премьер-министр Андрей Назаров белдерде.

Грант буенча дәүләт ярдәме  690 мең сум тәшкил итә.  2023 елда  республикада шул максатка 103,5 млн сум акча бүленәчәк.

Башкортстан укытучыларына грантлар бүлү турында карар 2019 елның июнендә расланды. Аңа 35 яшькә кадәр булган мөгаллимнәр дәгъва итә ала. Яшь укытучының хезмәт стажы бер үк районда ун елдан да ким булмыйча, гариза бирелгән вакытта эшләгән мәктәптәге стажы 3 ел булып, ул авыл җирлегендәге халык саны 15 меңнән артык булмаска тиеш.

 Премьер-министр 2022 елда гы мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Ул белдерүенчә, «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында  4 мәгариф  кластеры өчен республикага 400 млн сум акча бүленгән,  121 остаханә корылган, аларның 12-се  федераль проект кысаларында һәм 109-ы  – WorldSkills чемпионаты мирасы.

Республикада “Мәктәпкәчә яшьтә белем бирү Сертификаты” проекты уңышлы эшләп килә. 2022 елда шундый 2000 сертификат бирелгән.

 

Авыл укытучысына ярдәмгә
Авыл укытучысына ярдәмгә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: