Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 гыйнвар 2023, 18:45

Файдалы чара

М.Акмулла ис. БДПУда Луганск халык республикасы балалары өчен белем бирү сменасы уза.

rgo.ru
Фото: rgo.ru

9 гыйнвардан М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Луганск халык республикасы балалары өчен белем бирү сменасы уза.

Университетта визит белән 32 унберенче сыйныф укучысы һәм укытучылары бар. Университет узган елда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган иде.

Белем бирү сменасының тантаналы ачылышы 10 гыйнварда БДПУның универсаль педагогик компетенцияләре технопаркында булды.

Балаларны бай эчтәлекле белем бирү һәм күңел ачу программасы көтә. Башкортстан Республикасы укытучылары һәм югары уку йортының иң яхшы укытучылары алар өчен медиатив технологияләр һәм лидерлык сыйфатларын үстерү буенча тренинглар, универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында белем интенсивлары үткәрә.

Шулай ук сменада катнашучылар "Уфа-Арена" боз сараенда «Салават Юлаев» хоккей клубыннан мастер-класста булачаклар. Музейларга барулары каралган. Шәһәр буенча да экскурсияләр планлаштырылган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: