Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 гыйнвар 2023, 11:46

Ничә градуста мәктәпкә бармасаң була?

Әлеге вакытта бу сорау аеруча актуаль.

Башкаланың мәгариф идарәсендә нинди һава температурасында дәрескә йөрмәскә рөхсәт ителүен аңлаттылар.

Мәктәпләр кышын тышта ничә градус салкын булуына карамастан, гел эшли. Әмма мәктәпләр җитәкчелегенә гомум нормаларга таянырга киңәш ителә.  Укучыларга түбәнге һава температураларында  дәрескә йөрмәскә рөхсәт ителә:

1-4 сыйныфлар – -25 °

5-9 сыйныфлар – -27 °

10-11 сыйныфлар  – -32 °.

Һава торышы аркасында мәктәпкә дәрескә йөрмәгән чорда укыту, мәктәпнең һәм укучыларның техник мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион рәвештә оештырыла. Ата-аналар (я  укучының законлы вәкилләре) баласының мәктәпкә йөрү-йөрмәве хакындагы карарны (алдан класс җитәкчесенә хәбәр итеп)  үз җаваплылыгы астына алып кабул итәргә тиеш”, – диләр Уфаның мәгариф идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, республикада укучыларның каникуллары 11 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Әйткәндәй, бүген, Уфа читендәге Карпово авылында җирле халык иртәнге 5.00 сәгатьтә һава температурасының -42° кадәр төшүен теркәгән. Ярты сәгатьтән бераз “җылыткан”, термометр баганалары -40° күрсәткән.

Синоптиклар фаразларынча, салкыннар атнаның икенче өлешендә  кимиячәк.

Гомумән алганда республикада һава температурасы -33°, -39° аралыгында теркәлгән. Кайсыбер көнчыгыш районнарда -27°, -30° салкын теркәлгән. Каты салкыннар Мәләвез һәм Тукан метеостанцияләрендә – -40,5° һәм -40,4° – теркәлгән.

Берүк өши күрмәгез, дуслар. Бик нык кирәкмәсә генә, тышка чыгып йөрмәгез. Чыккан очракта исә җылырак киенегез. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: