Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 гыйнвар 2023, 18:13

Кышкы каникуллар озайтылды

Кайчанга кадәр?

newsbash.livejournal.com
newsbash.livejournal.com

Көннәр үтә дә салкын тору сәбәпле, Башкортстанда кышкы каникуллар бер көнгә озайтылды. Шулай итеп, укучылар мәктәпкә 12 гыйнварда барачак. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

“Һава температурасы түбәнәю сәбәпле, мәгариф оешмалары хакимиятләренә уку процессын 12 гыйнварда башларга киңәш ителә. Шул ук вакытта бу көннәрдә мәктәп биналарында җылылык режимын контрольдә тотуны оештырырга кирәк”, – диде ул.

Министр шуны да искәртте: һава температурасы нинди булуга карамастан, мәктәпләр эшли. “Каты салкыннар аркасында дәресләргә килмәү турындагы карарны һәр мәктәп үзе кабул итә”, – ди Айбулат Хаҗин.

Балалар бакчалары исә бүгеннән, ягъни 9 гыйнвардан башлап гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: