2023 елда мәктәптә бер баланы ашатуга 150 сум тирәсе китәчәк: иртәнге аш – 71 сум, төшкесе 80 сум булачак.
Шулай дип белдерде республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Ул, мәктәп ашханәләрендә туклану мәсьәләсенә тукталып, ата-аналарга мөрәҗәгать итте
“Минем кызым беренче сыйныфта укый. Мәктәптән я йогырт, я сут, я алма, я мандарин алып кайта. Барысын да ашап бетә. Без гаиләдә сәламәт туклануга игътибар итәбез.
Ата-аналар, балаларны иртән ашатмагыз. Бала мәктәпкә тук килә, шуңа ул анда ашамый. Әгәр иртән өйдә нык итеп ашамаса, мәктәптә ашаячак. Ә мәгариф учреждениеләрендә тәмле ашаталар. Күпләрдән уңай фикер ишетәм”, – диде миниистр.