Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 декабрь 2022, 22:10

Карантин булса, мәктәпләр “дистанционка”га күчәчәк

Чирләргә язмасын инде, Ходаем.

Карантин булса, мәктәпләр “дистанционка”га күчәчәк
Карантин булса, мәктәпләр “дистанционка”га күчәчәк

Грипп һәм ОРВИ аркасында карантин була калса, Башкортстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәчәк.

Башкортстанда  әлеге мәлдә 509 мең баладан 46 мең укучы грипп белән авырган, дип хәбәр итте республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Министр сүзләренчә, хәзер һәр 10нчы укучы авырый.

"Сезонлы вирус күбрәк Уфа укучыларына йога. Биредә, әлбәттә, алалашулар да   күбрәк, җәмәгать транспортында да еш йөриләр. Карантин уртача бер атна чамасы вакытны  алачак. Әмма бу белем бирү процессы тукталачак дигән сүз түгел, без ковид вакытында укырга өйрәндек инде,  методиканы үзләштердек», - диде министр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: