Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 декабрь 2022, 20:40

Балаларга – уңайлы автобуслар!

Бүген башкаланың “Уфа-Арена” комплексы алдында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф оешмалары директорларына 56 өр-яңа автобуслар ачкычларын тапшырды.

Балаларга – уңайлы автобуслар!
Балаларга – уңайлы автобуслар!

Бүген башкаланың “Уфа-Арена” комплексы алдында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәгариф оешмалары директорларына 56 өр-яңа автобуслар ачкычларын тапшырды.

   -Якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Без сезнең белән бу чорны уңышлы үттек һәм барлык сынауларны да җиңеп чыгарбыз,- диде Радий Хәбиров. – Без мәктәп автобусларын яңаларга алыштыру белән планлы рәвештә шөгыльләнәбез. Башкортстанның барлык район һәм шәһәрләрендә күпчелек балалаларның иртәсе мәктәп автобусында юлга чыгудан башлана. Шуңа да аларның заманча, уңайлы автобусларда йөрүе, ә ата-аналарның үз балаларының хәвефсезлеге өчен борчылмавы мөһим.

   БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, “ГАЗ”, “ПАЗ”, “УАЗ” маркалы автобуслар республиканың 29 районына юлланачак. Аларның барсы да навигация, тахограф, кондиционер, өстәмә җылыту системасы белән җиһазландырылган һәм хәвефсезлек таләпләренә тулысынча җавап бирә.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: