Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 декабрь 2022, 20:21

Яңа мәктәпләр төзү өчен 12 миллиард сум бүленә

Халыкара бизнес атнасының ярдәме зур булачак.

Яңа мәктәпләр төзү өчен 12 миллиард сум бүленә
Яңа мәктәпләр төзү өчен 12 миллиард сум бүленә

Башкортстанда яңа мәктәпләр төзү дәвм итә. Халыкара бизнес атнасында Уфада 12 миллиард сумнан артык төзелеш концессия килешүләре имзаланды. Бу турыда Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин игълан итте.

2024 ел ахырына Башкортстанда 6540 укучы өчен алты мәктәп төзү планлаштырыла. Алар арасында Уфа районының Шмидтово авылында 640 укучы һәм өстәмә, 160 бала өчен балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп булачак ул. Стәрлетамакта 1000 укучы өчен мәктәп, Нефтекамскта 1225 укучы өчен һәм Уфаның Ленин, Октябрь, Дим районнарында 3675 укучы өчен, башкалабызның юбилее, "Уфа-450" уңаеннан өч мәктәп бинасы сафка басачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: