Мәгариф, мәгърифәт
15 декабрь 2022, 14:54

Кайда яшьләр, анда киләчәк

Яшьләр сәясәтенә игътибар зур.

Кайда яшьләр, анда киләчәкКайда яшьләр, анда киләчәк
Кайда яшьләр, анда киләчәк

Яшьләр сәясәтенә игътибар зур.

 

 Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Юлламасына карата

 Дәүләт Җыелышы-Корылтай каршындагы иҗтимагый Яшьләр палатасы рәисе Зарина Газизова төбәк җитәкчесе мәгариф мәсьәләсенә һәм яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирә, диде.

– Югары белем бирү системасы һәм фән үсеше дәүләт сәясәтендә өстенлекле булып кала.

Республика Башлыгы билгеләгән яңа бурычлар һәм максатлар тагын да сыйфатлырак яңа баскычларга күтәрелүне вәгъдә итә.

Инде 20 млрд сумнан артык инвестицияләр күләменә студентлар өчен вузара кампус булдыруга килешүләр төзелгән. Бу объектның һәрдаим Башкортстан Башлыгы күзтүе астында булуы сөендерә. Тәгаен вакытлар куелган. Төзелеш 2026 елга тәмамланырга тиеш, ә кампусның беренче объекты IQ-паркны бер елдан ачу планлаштырыла.  Мондый сроклар бик амбициоз проектны тормышка ашыру планлаштырылуы турында сөйли.

 

Кампус – ул уңайлы тулай торак кына түгел. Ул яңа ачышларга, проектларга, эшкуарлык фикерләре белән интеллектуаль үсешкә омтылучы алдынгы фикерле яшьләрне үстерү өчен уңайлы мохит булачак.

Республика җитәкчелеге фән һәм җитештерүчәнлекне бердәм интеграциягә җиткерү бурычын куя.

Дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге Концепциясе, Уфа фән һәм технологияләр университетының һәм студентлар кампусының бөтен экосистемасы берләшүе шул юнәлештә үсешне билгели.

Юлламада фәнгә грантлар белән ярдәмне арттыру, галимнәр өчен социаль программалар булдыру турында әйтелде.

Планлаштырылган проектлар Уфаның якын киләчәктә Русиянең иң мөһим фән-мәгариф үзәкләренең берсенә әверелеп, яшьләрне җәлеп итәр урын булырына исәп тотарга мөмкинлек бирә. Ә кайда яшьләр, анда киләчәк...

 

Кайда яшьләр, анда киләчәк
Кайда яшьләр, анда киләчәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас