Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 декабрь 2022, 23:31

Балаларны 22 декабрьдә җыялар

Бу көнне алар өчен Чыршы бәйрәме үтәчәк.

iglvesti.com
iglvesti.com

22 декабрьдә Уфада мәктәп яшендәге балалар өчен республика Чыршы бәйрәме узачак. Ә 27 декабрьдә мондый бәйрәм һәр муниципалитетта оештырылачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

1 мең бала чакырылган республика Чыршы бәйрәмендә уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче балалар, аз керемле күп балалы гаиләләрдән булганнар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле һәм (яки) инвалид балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар катнаша.

Яңа ел тамашасы “Башкортостан” концертлар залында ике агымда оештырыла. Республика чыршысында катнашучы һәр бала йомшак уенчык, ике дәүләт телендә китап һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: