Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
6 декабрь 2022, 23:56

Салкынайта: мәктәпкә бармасаң ярыймы?

Сезнең, салкынга сылтанып, дәрес калдырганыгыз булдымы?

31tv.ru
31tv.ru

Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин үзенең коллегаларына, мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән.

“Синоптиклар фаразы буенча, алдагы көннәрдә салкын булачак. Укучыларның, бигрәк тә башлангыч сыйныфларның ата-аналарына урамдагы һава температурасына игътибар итәргә кирәк”, – дигән ул.

 Министр аңлатуынча, нык салкында, укучылар өйдә кала ала. Бу күрсәткеч авыл һәм шәһәр мәктәпләре өчен аерыла. Авылда һава температурасы -23 градустан түбән булганда – башлангыч сыйныф укучылары, -25 градустан түбән төшсә – 5-9 сыйныфлар, ә -30да 10-11 сыйныфлар дәрескә бармаска мөмкин. Шәһәрдә термометр баганалары -25 градустан түбән күрсәтсә – башлангыч сыйныф укучылары, -27 градустан түбән булса – 5-9 сыйныфлар, ә -32дә 10-11 сыйныфлар мәктәпкә бармый кала ала.

“Мәктәпләр исә теләсә нинди температурада да эшли, ничә бала килсә дә, дәресләр укытыла. Үтә нык салкыннарда дәресләрне мәктәптә үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен һәр мәктәп, урындагы хәлгә карап, үзе хәл итә”, – ди Айбулат Хаҗин.

Министр шулай ук сыйныф бүлмәләрендәге һава температурасы да таләпләргә туры килергә тиешлеген ассызыклаган. Ул, санитар нормаларга ярашлы, 18 градустан түбән булмаска тиеш.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: