Мәгариф, мәгърифәт
28 ноябрь 2022, 04:24

Агачтан челтәр үрәләр

Шәһәр малайлары турында сөйлибез...

Агачтан челтәр үрәләрАгачтан челтәр үрәләр
Агачтан челтәр үрәләр

Шәһәр малайлары турында сөйлибез...

 

Иҗади, социаль-актив шәхес, техник үсешкә отмылышлы, уйланучан, фантазия байлыгын камилләштерүче, уй-хыялларын бер юнәлештә тормышка ашыручы художество осталыгына ия яңа буынны тәрбияләү эше шактый җаваплы. Әмма чын педагоглар шул катлаулы юлны сайлый һәм балаларга шул байлыкка ия булырга ярдәм итә.

Уфаның Ленин районына караган 4 санлы мәктәбендә (Затон микрорайоны) күп еллар дәвамында гадәти булмаган осталык үзәге эшләп килә. “Политех” техник үсеш үзәге”ндә укучыларга күркәм хезмәт тәрбиясе бирелә.

Үсмерләр үзаллы, төркем (гадәттә парлап) белән һәм аерым эшләү осталыгына өйрәнә, шул ук вакытта үз-үзеңне контрольдә тоту, үзара ярдәмләшү, белгән белемең белән уртаклашу сабакларын үзләштерә.

Өстәмә белем бирү дәресләрендә балалар эш кораллары, агач төрләре, аларның үзенчәлекләре, сыйфатлары белә таныша. Осталык вә камиллеккә юл гади эшләнмәләрдән: аш-су бүлмәсе өчен уклау, тукмак, кулинар көрәкчекләре, кашыклар, ризык турау өчен такталар әзерләүдән башлана. Фотолар өчен кысалар, төрле киштәләр, шул исәптән гөл чүлмәкләре өчен дә уңайлы җайланмалар ясау осталыкларын арттыра. Шахмат сыннары, шашка фигуралары, шкатулкалар, агач эшләнмәләр кабатланмас матур булсын өчен төрле сырларны ясарга өйрәнү, яндырып бизәү шактый вакыт таләп итә. Бу эш барышында хәвефсезлек чараларын күрү, ошбу мавыктыргыч – техник, инженер, конструктор, эшче һөнәрләренә карата кызыксыну, максатыңа ирешү теләген уяту һәм һәр баланың кулыннан тотып өйрәтү, сабырлык белән аларның беренче уңышларын көтеп алу мөһим. Педагог, зур сабырлыкка һәм шул осталыкларга, үзе дә югары дәрәҗәдә ия булырга тиеш.    Дүртенче мәктәптә эшләп килүче бу түгәрәк белән җитәкчелек итүче өстәмә белем бирү педагогы Таһир Әхмәтзыя улы Сәитов нәкъ шундый укытучы. Ул тәрбияләгән ничә буын балалар бүген нигә тотынсалар да уңышка ирешә. Чөнки алар мәктәп елларында олы тормыш тәҗрибәсен алып чыга. Бу яшьләр һәр коралның тәгаенләнешен аңлый, эшләү осталыгына ия, агач һәм тимернең үзенчәлекләрен, төрләрен яттан белә, алардан эшләнмә ясау алгоритмын үзләштергән һәм эшне матур, художество әсәре кебек ясап куярлык теләк һәм осталыкка ирешкән була.

Үсмерләр агач һәм тимер эшләнмәләрнең гасырлык тарихын өйрәнеп, куллар белән тудырып булган матурлык үрнәкләренең тормышыбызны бизәүдә нинди зур роль уйнавын аңлап эшли.

Балаларга нигезле белем бирү өчен уку һәм хезмәт кабинеты укыту-методика әсбаплары, әзер эшләнмәләр макеты, махсус яктырткычлы столяр верстагы, зур такталар, корал тупланмалары, очлау станогы, фрезер станогы кебек кирәкле кораллар белән тәэмин ителгән.

Таһир Әхмәтзыя улының шәкертләренең күп булуы бу осталык мәктәбенең, үсмерләргә хезмәт тәрбиясенең никадәр  кирәкле (!), фәһемле булуын ассызыклый! Бу дәресләргә бер гаиләдә тәрбияләнүче балаларның йөрүе үзе күркәм мисал. Әйтик, бертуган Ахуновлар – 8 Б сыйныфында укучы Радмир һәм 7В сыйныфы укучысы Камил – ир-егетләр белергә тиеш һөнәрләрне аеруча яратып үзләштерә. Оста куллы егетләр сабыр да, тырыш та. Радмир – 4 ел, Камил 3 ел агачны сырлап бизәү осталыгы белән яратып шөгыльләнә. Мондый эшләргә бөтен егет-җиләннең дә күңеле һәм кулы ятып бармый, сер түгел. Ә менә Ахуновлар башкаларга күркәм үрнәк! Булдыклы егетләр!

Укучыларга хезмәт тәрбиясе кирәкме дигән сорау туса, Ахуновлар кебек асылларны һәм бер тапкыр да чүкеч тотып карамаган егетләрне янәшә куеп карарга кирәк. Булдыклы бертуганнар таштан койма койганнар, диләрме әле?.. Шуны да әйтик, акыллы кызлар кулыннан эш килгән егетләргә зуррак хөрмәт белән кары. Бу хакта да онытмагыз, һөнәрле булыгыз, дусларым!

Агачтан челтәр үрәләр
Агачтан челтәр үрәләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас