Мәгариф, мәгърифәт
16 ноябрь 2022, 06:45

Укытучы һөнәре уңышлары

Төмән кызы – Азалия.

Укытучы һөнәре уңышларыУкытучы һөнәре уңышлары
Укытучы һөнәре уңышлары

Төмән кызы – Азалия.

 

Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрахимова Русия Президенты премиясенә һәм Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатына лаек булды. Бу хакта “Татар-информ” Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтенә таянып хәбәр итә.

Югары дәрәҗәдәге бүләк Азалиягә «педагогик эшчәнлегендәге казанышлары» өчен бирелгән.

Азалия Габдрахимова Төмән өлкәсенең авыл мәктәбендә 12 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Укытучылар династиясе вәкиле үзе сайлаган язмышыннан бик канәгать.

Укытучы һөнәре уңышлары
Укытучы һөнәре уңышлары
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас