Мәгариф, мәгърифәт
3 Ноября 2022, 04:55

Оста куллы егет

Ә сез ниләр эшли беләсез?

Оста куллы егетОста куллы егет
Оста куллы егет

Ә сез ниләр эшли беләсез?

Бу серле әкият геройлары аша сезгә яхшы кәеф бүләк итүче малай Егор Минеев булыр. Ул Уфа шәһәренең 84 санлы татар гимназиясендә 1 Е сыйныфында тырышып белем гранитларын кимерә башлаган. Сыйныфта алар 32 укучы! Барысы да тырыш. Барысы да сәләтле! Укытучылары Айгөл Ахунова белдерүенчә, һәрберсе ниндидер кызыклы шөгыль белән мавыга. Егор пластилиннан шулай оста итеп әкият персонажларын ясарга иренми, киресенчә, бик яратып, теләп һәм осталарча тиз ясый.

Матурмы, дуслар, сез укыган китаплардагы, караган мультфильм, әкиятләрдәге геройларга охшаганмы алар? Ә үзегез ниләр ясыйсыз? Безгә салыгыз!

Адрес: omet-ufa@mail.ru  “Чаткылар”га.

Оста куллы егет
Оста куллы егет
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас