Мәгариф, мәгърифәт
2 Ноября 2022, 11:50

Безнең кызлар булдыра!

Башкортстан Башлыгы бүләгенә ия булды.

Безнең кызлар булдыра!Безнең кызлар булдыра!
Безнең кызлар булдыра!

Башкортстан Башлыгы бүләгенә ия булды.

 

Башкортстанның иң абруйлы уку йортларының берсе булган БДУның филология факультеты татар-рус бүлеге талибәсе Ләйсән Катиева Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булды.

Ләйсәннең беренче бүләге генә түгел икән инде. Узган елда  туташ Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры карарына ярашлы, туган телләрне өйрәнүдәге казанышлары өчен бөек мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия белән бүләкләнгән.

Ләйсән Рәмзил кызы Катиева чыгышы белән Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылыннан. Күрше Иске Каразирек урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Кая укырга керү турында сорау тумаган да, ул Башкортстанның уку йортын сайлаган.

Уку алдынгысы Ләйсән  “Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, рус теле)” белгечлеге буенча бакалавриатның V курсында белем ала.

Туташны котлыйбыз һәм дөрес сайлаган юлында зур уңышлар телибез

Безнең кызлар булдыра!
Безнең кызлар булдыра!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас