Мәгариф, мәгърифәт
28 октябрь 2022, 14:46

Мәктәпләрдә “Башкортстан әти-әниләре - сәламәт туклану яклы!” бердәм республика ачык ишекләр көне үтте

Һәркем үз баласына тик яхшыны тели.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Бүген республиканың 1108 мәктәбендә “Башкортстан әти-әниләре - сәламәт туклану яклы!” ачык ишекләр көне оештырылды. Чарада 10 меңнән артык әти-әни катнашты.

Мәктәп ашханәләрендә аш-су күргәзмә-дегустациясе оештырылды. Биредә теләге булган һәркемгә ашларны тәмләп карарга, документларны өйрәнергә, журналларны карарга һәм ризыкның сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирелде.

Чара кысаларында шулай ук “Укучыларны сәламәт һәм баланслы тукландыру режимы” темасына әти-әниләр җыелышлары узды. Җыелыш дөрес туклану аша балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә әти-әниләргә белем бирү максатында оештырылды.

Анкета тутыру юлы белән мәктәп укучыларының өйдә туклануы хакында мәгълүматлар алынды. Укытучылар балаларны дөрес тукландыру буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас