Мәгариф, мәгърифәт
25 октябрь 2022, 06:55

Үзләрен төрле һөнәрдә сынадылар

Аскын мәктәбе укучылары пешекче дә, чәчтараш та булып карады.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

 Аскын авылы укучылары «Пешекче-кондитер» һәм «Матурлык индустриясе белгече» юнәлешләре буенча һөнәри юнәлеш бирү чарасында катнаштылар.

Әлеге чараны Бөре күп профильле һөнәри көллияте Аскын беренче санлы урта мәктәбе укучылары өчен үткәрде. «Белем бирү» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган  чарада 8, 9 һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Балалар педагог-остаз белән бергә белгечлек белән таныштылар, заманча җиһазларны карадылар, җитештерү процессларын өйрәнделәр. Әйтик, «Кондитер эше» остаханәсендә укучылар крем әзерләделәр һәм капкейк бизәделәр. Чәчтарашлар остаханәсендә укучылар чәч формаларын башкару өчен кирәкле кораллар һәм материаллар белән таныштылар, бөдрәләр нигезендә образ тудырдылар.

Көллият вәкилләре билгеләвенчә, «Киләчәккә билет» проекты укучыларга мәктәп эскәмиясеннән профессиональ траектория булдырырга мөмкинлек бирде. Проектта катнашучы остазлар потенциаль абитуриентларны реаль шартларда һөнәр белән таныштырдылар, шулай ук аларга үз көчләрен аерым белгечлекләрдә сынап карарга мөмкинлек бирделәр.

Чыганак: национальныепроекты.рф

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас