

Республиканың «Мәктәп туризмы» пилот проекты агымдагы елның сентябрендә старт алды. Аның төп максаты-укучыларны кечкенә сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру. Әлеге ике ай дәвамында Башкортстан территориясендәге ике көнлек турларга 5,5 мең укучы сәяхәткә чыга алды. Бу елга планлаштырылган катнашучылар санының яртысы дигән сүз.
- "Мәктәп туризмы" проектының хуплап каршы алынуы куанычлы. Ул югары социаль әһәмияткә ия, чөнки сәфәрләр балаларга туган якларын яхшырак белергә һәм үзләренә яңалыклар ачарга мөмкинлек бирә. Сәяхәтләр бушлай, Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында катнашуга исәпләнгән, график буенча бара. Киләсе елга программа күләмен күпкә арттырырга планлаштырабыз, заявка бирдек инде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Россиянең 18 төбәге арасында туризм өлкәсендә социаль заказ механизмнарын апробацияләү буенча Ростуризм белән пилот төбәк итеп сайланды, аның чаралары «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектына кертелде. Әлеге хезмәтне күрсәтүгә 2022 елда 77,7 млн. сум каралган, шуның 55,5 млн.сумы – федераль бюджеттан, 22,2 сумы республика бюджетыннан.
Чыганак: Эшкуарлык буенча БР дәүләт комитеты.