

Сәләт бикләнеп калмасын.
Тәнәфескә чыгарга кыңгырау шылтырарга берничә минут калды.
әзерләнәсе бар, онытмагыз, – дип кабат игълан ясадым.
Матур гадәт буенча мәктәптә алтын көзгә багышланган зур бәйрәм көтелә иде. Әлеге тантаналы чарада катнашу өчен һәр класстан җыр-моңга сәләтле балалар чыгышка әзерләнә. Бишенче сыйныф укучылары шау-гөр килеп, көлешеп, тәнәфескә чыгып китте. Кабинетта быел күрше районнан күчеп килгән Сөмбел генә торып калды. Кыз берни дәшми генә, нидер көткән кебек, миңа карап тора иде.
җавап бирде кызчык.
–Җырчылар, гадәттә, барысы да матурлар, янып торалар, ә мин ...соры тычкан кебек, – дип күңелсез генә башын иде кыз.
“Их, шул үсмер чакның тискәре яклары”, – дип уйлап куйдым мин шул вакытта. Күпме теләкләр, хыяллар, сәләтләр кыюсызлык һәм үз-үзеңә ышанмау аркасында җилгә оча.
Ә Сөмбел бәйрәмдә барыбер җырлады. Сыйныфташларының рухи ярдәме дулкынлануны юк итте. Матур күлмәк кигән, күзгә күренеп гүзәл аккошка әйләнеп барган чибәр кызны тамашачылар тын да алмыйча күзәтеп утырды. Актлар залында көчле һәм моңлы тавыш яңгырады.
Мәктәп тормышында мондый мисаллар бихисап, һәм без, укытучылар, аларга еш шаһит булабыз.
Кеше гомеренең иң татлы һәм иң ямьле чоры – бала чакның шактый зур өлеше белем учагында үтә. Мин 15 ел инде укытучы булып эшлим. Сайлаган һөнәрем белән канәгатьмен һәм чиксез горурланам. Чөнки һәр көн диярлек укучыларымны яңа яктан ачам. Алар минем өчен күз явын алырлык хәзинә тулы сандык.
Балаларның һәркайсында җәүһәр – сәләт ята. Тик аны табар, ачар өчен бар сабыйга да зур игътибар биреп эшләргә кирәк.
Мәктәп укучылары арасында төрле балалар бар. Алар бер-берсен кабатламый, һәрберсе үзенчәлекле һәм һичшиксез талантлы. Кемдер җыр-моңга мөкиббән, кемдер төгәл фәннәрдән зур уңышлар казана. Хискә бирелүче балалар шигырьләр язса, спорт сөюче укучылар яңадан-яңа рекордлар куеп, мәктәп горурлыгына әйләнә.
Әйе. Бүген замана күз ачып йомган арада үзгәрә. Анда яшәүче балаларның да тормыш рәвешенә, уй-фикерләренә үзгәрешләр керә. Ләкин яшәешне нинди генә алдынгы технологиялар басып алса да, киләчәк буын вәкилләре әле дә самими һәм ихлас сабыйлар. Аларда һаман могҗизага ышану яши. Һәм без – ата-аналар, укытучылар, җәмгыять, моны һәрвакыт истә тотарга тиеш.
Үзенә йомыла башлаган балага тиз арада ярдәм кулу сузу, зур дөньяда үзенә урын таба алмаган үсмерне ишетеп, дөрес юнәлешне бергә эзләп табу – өлкәннәрнең бурычы.
Үз-үзеңә ышану, ныклы адымнар белән алга атлау – уңышлы тормышның серләре. Һәм әлеге серләргә бала чактан ук төшенеп, бирелгән сәләтләрне үстереп, үз алдыңа ачык максатлар куярга өйрәнү – һәр баланың киләчәген аяз һәм бәхетле итәр дигән ышанычта калам!
Альбина Гиздәтуллина.
Шаран 1 санлы урта мәктәбенең туган телләр укытучысы.
Фото: