Мәгариф, мәгърифәт
23 октябрь 2022, 14:19

Алма агачыннан ерак төшми

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның түзем йөрәгендә.

Алма агачыннан ерак төшмиАлма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның түзем йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – фидакарьлек дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия буладыр. Укытучы булу җиңел түгел! Шулай булуга карамастан, буыннан-буынга шушы изге һөнәрне сайлаган нәселләр дә бар. Мәкаләбез шундыйларның берсе хакында.

Бүгенге әңгәмәдәшем – Уфа шәһәренең 65 нче татар гимназиясе директоры Әнфисә Галимҗанова.

–       Әнфисә Фәрит кызы, Сез күренекле укытучылар гаиләсеннән. Әти-әниегезнең авыр хезмәт башкарганын күреп үссәгез дә, аларның юлын дәвам итәргә базнат иткәнсез. Кайбер ата-аналар бик авыр һөнәр, башканы сайла дип үгетли бит баласын.

–       Безнең укытучылар династиясе картәтием Фәйзел Рәхимовтан башлана. Ул Балтач районының Асавка авылында Бөек Ватан сугышына кадәр дә, аннан соң да биология һәм немец теле дәресләре укыта. Картәтием 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында хезмәт итә. Кызганычка каршы, сугыштан соң сигез ел гына яшәп кала. Укытучы буларак аның юлын  әтиебез Фәрит Рәхимов дәвам итә. Әтиебез 40 елдан артык педагогик эшчәнлек чорында туган авылы Асавкада, Бөре районының Үгез авылында, шул ук вакытта Бөре педагогия институтында белем биргән мәртәбәле укытучы.

 Кызганычка каршы, әтиебез безнең арада юк инде.  Гомеренең соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшчәнлек өстендә булды, 70тән артык педагогик хезмәт авторы ул. Иң кызыгы шунда: 20 елдан артык физика һәм математика укытканнан соң, ул икенче югары белем алып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып китте. Күп фәнни эшләре дә татар телен өйрәнү һәм укытуга багышланган аның. Әнием Роза Котдус кызы башлангыч сыйныфлар укытты, безне, биш баланы, тәрбияләп, төпле белем биреп үстерде. Икесе дә көннәр буена мәктәп эшләре белән мәшгуль булсалар да, без аларның “аһ-зар”ларын ишеткәнебез булмады. Үз һөнәреңне чын күңелдән яратудыр инде бу. Шуңа күрә мин дә аларның юлын сайладым.

–       Кайда укып чыгып хезмәт юлына аяк бастыгыз?

–       Ике дә уйлап тормыйча, Бөре педагогия иснтитутының филология факультетына укырга кердем. Аны 1989 елда урыс теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлап, юллама буенча шул ук елны Уфа шәһәренең 65 санлы мәктәбендә хезмәт юлымны башладым. 1993 елда директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенләделәр. Мин эшкә килгәндә мәктәп тулы булмаган белем йорты иде әле, тугызынчы сыйныфка кадәр генә укыттык.

1996 елда мәктәпкә “Татар гимназиясе” статусы бирелде. 2006 елда ике янкорма төзелде, иркен сулыш ала башладык. Шул елны миңа гимназия директоры вазифасын ышанып тапшырдылар.

– Гимназия статусы алгач җаваплылык та, эшләр дә бермә-бер арта бит. Шәһәр һәм республика күләмендә күп чаралар үткәрергә туры киләдер  инде?

–       Гимназия статусы алгач, бездә белем алырга теләүчеләр арта барды. Чөнки югары уку йортлары, Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләре белән тыгыз элемтә урнаштырып тәҗрибәләр белән уртаклашу җанланды. Уңышлар да озак көттермәде. 1998 елда укучыларның фәнни оешмасы булдырылды. Ел саен оешманың фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты шәһәр бәйгесендә җиңеп чыкты. 2007 елдан алып гимназия төбәкара мәгълүмат үзәге булып исәпләнә. 2009 елда гимназиябез “Матур мәктәп” халыкара конкурсында өченче урынны яулады һәм “Русиянең иң яхшы мәктәпләре” энциклопедиясенә кертелде. 2012 елда “Үрнәкле татар теле һәм әдәбияты кабинеты” исеме бирелде.

Республикада Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә грантлар бирүгә үткәрелгән конкурста җиңү яулап, 1 миллион сумлык грант оттык. Әлеге грант ярдәмендә “Музей-белем бирү комплексы” ачып җибәрдек.

–       Татар гимназиясе булгач, күпләрдә анда татар балалары гына укыйдыр инде дигән уй туа. Чынында ничек?

–       Бүген гимназиябездә 542 бала белем ала. Беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр һәммәсе дә татар телен өйрәнә. Укучыларның 70 проценты– татар балалары. Калганнары –башка милләт балалары, алар татар телен аерым төркемнәрдә өйрәнә. Гомумән, дәресләр рус, татар, башкорт телендә алып барыла.  Уку елы башында ата-аналар туган телне өйрәнүне сайлап гариза язалар. Бала тели икән – татар, тели икән башкорт телен өйрәнә. Кайбер урыс балалары татарча диктант яисә  инша язганда татар баласыннан да яхшырак күрсәткечләргә ирешә. Бу инде татар теле укытучыларының   көчен күрсәтә. Шул ук вакытта рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда безнең укучыларның уртача күрсәткече – 76 балл. Бу республика күләмендәгедән дә югары. Шулай булгач, татар гимназиясендә татар телен өйрәнүгә генә игътибар бирәләрдер дигән ялгыш фикер калырга тиеш түгел.

–       Белүемчә, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен Татарстаннан кайтартасыз, монсы аңлашыла. Ә менә биш ел буена башка төрле фәннәрдән дәреслекләрнең санын киметү буенча сүз куертсалар да, мәсьәлә чишелеш тапмый. Бүгенге көндә Русия мәгарифе исемлегендә 2153 төрле дәреслек исәпләнә. Күп төрле дәреслек белем арттырамы ул?

–       Юк, киресенчә, ул буталчык кына тудыра. Без мәктәптә укыган чакта ил буенча бер төрле дәреслекләр буенча белем алдык. Ә хәзер ничек? Тарих фәненнән генә кулланылышта дәреслекләрнең берничә вариантта булуын телгә алу да җитә. Шуны да билгеләргә кирәк: аларның барысында да илебез тарихы төрлечәрәк  сурәтләнә. Бу уңайдан төп проблема – соңгы елларда тәрбия мәсьәләсен нигездән карау өчен укытучыларны ил күләмендә дә, республика күләмендә дә бик сирәк җыйдык. Барлык семинарлар, конференцияләр, очрашулар, курслар предметны өйрәнүгә генә багышланды. Төп игътибар “Бердәм дәүләт имтиханын ничек тапшырырга?”, “Югары уку йортына ничек керергә?” дигән сорауларга җавап эзләүгә юнәлтелде. Ике меңнән артык төрдәге дәреслекләр бастырып чыгару аларны әзерләп кандидатлык яисә докторлык диссертациясе язучыларга, китап бастыручы һәм китап сатучыларга гына файдалы.

–       Ил җитәкчесе Владимир Путин тәрбия эшләренә игътибарны арттырырга күрсәтмә бирде. Бу яктан үзгәрешләр сизелә башладымы?

–       Яшьләрне тәрбияләү, чынлап та, бик җитди мәсьәлә. Яңа стандартлар кертелгәч, мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе икенче планга күчте, мәктәп нигезендә предметлар укыту һәм БДИга әзерләүгә күчте. Шуны истән чыгарырга ярамый: белем бирүне тәрбия  эшеннән башка алып барырга мөмкин түгел.

–       Соңгы елларда белем йортларында атыш һәм шартлаулар, балаларның үлеме белән бәйле фаҗигале хәлләр ешайды. Бу уңайдан гимназиядә сак чаралары ничек оештырылган.

–       Әйе, кызганычка каршы, мондый явыз гамәл кылучылар арта бара. Бу да дистә еллар дәвамында илдә бердәм идеология булмау, тәрбия эшләренә игътибар кимүгә барып тоташа. Фаҗигале хәлләр кабатланган саен саклык чаралары арттырыла, әлбәттә. Элек мәктәп ишеген магнит ачкыч  белән ачып кереп була иде. Хәзер мәктәп капкасына да шундый җайланма куелды. Мәктәп эченә генә түгел, мәктәп бакчасы мәйданына да чит кешеләргә керү рөхсәт ителми хәзер. Күзәтчелек органнары да саклык чаралары үтәлешен ешрак тикшерә башлады. Шулай да күңелне кырган күренешләр юк түгел. Мисал өчен, безгә беркетелгән  сак оешмасы хезмәткәре пропускының вакыты чыкканын ачыкласалар, күзәтчелек органнары мәктәп директорын шелтәли башлый. Соң ул сак оешмасы мәктәп директорына буйсынмый бит. Оешманың үз җитәкчесе бар, ул үз хезмәткәрләренең эшчәнлегенә җаваплы. Мәктәп һәм балалар иминлеген тәэмин итәргә алынганнар икән, үз эшләренә җитди карап, аны намус белән башкарырга тиешләр. Гомумән, мәктәпне апа-әбиләрдән торган каравылчылар түгел, ә югары әзерлекле сакчылар курчаларга тиеш.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әнфисә Фәрит кызы. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышларга  ирешергә язсын.

P.S. Әнфисә Фәрит кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели. Аңа тазалык һәм озын гомер телибез. Гимназия һәм безнең редакция арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас