Мәгариф, мәгърифәт
21 октябрь 2022, 14:19

Яңа белем йортларын арттыруга зур игътибар бирелә

Уфа районының Булгаково авылында мәктәп төзелеше мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үтте.

Яңа белем йортларын арттыруга зур игътибар биреләЯңа белем йортларын арттыруга зур игътибар бирелә
Яңа белем йортларын арттыруга зур игътибар бирелә

“Бүген Уфа районының Булгаково авылында мәктәп төзелеше барышы мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрдек. Мәктәп “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Бүген төзелеш мәйданына заказ бирүче, генераль подрядчы вәкилләре җыелды. Мәктәп төзелеше барышын карадык, коридорлар, уку кабинетлары буйлап уздык. Төзүчеләр бина эчендәге эшләрне тәмамлап килә. Кабинетлар һәм сыйныфлар кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Электр челтәрләренә тоташтыру, баскычларны монтажлау бара, сантехника һәм вентиляция  эшләре алып барыла. Урамда су агызу юллары системасы урнаштырыла. Дивар эшләре ахырына якынлаша. Төзелеш компаниясе мәктәпне уку елына тапшыруның барлык срокларын өзде. Подрядчыга объектны мөмкин кадәр тизрәк тапшыру өчен төзелеш эшләрен тизләтергә кирәк. Яңа мәктәптә 800дән артык бала укый алачак”, — дип яза Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас