

Русиянең мәгариф министрлыгы укытучыларга һәм ата-аналарга WhatsApp һәм башка чит ил мессенджерларын эш урыннарында яисә белем бирү процессында куллануны тыйган. Ведомствода “VK Мессенджер”ны куллануга күчәргә тәкъдим итәләр.
Мисал өчен, Хабаровск крае һәм Курск өлкәсендә ведомство төбәкләрдән мәктәпләрдә белем бирү процессы вакытында чит ил мессенджерларын куллануны чикләүне таләп иткән.
Түбәнге Новгород өлкәсенең Мәгариф министрлыгында WhatsApp һәм Viber-дан тыш, Skype белән Google Drive-дан баш тартырга киңәш иткәннәр.
Мәгариф министрлыгында чит ил мессенджерларын кулланмау киңәшен таратуны раслаганнар, әмма аның бары тик “Моя школа” дәүләт системасы эшенә һәм аның компонентларына кагылуын ассызыклаганнар.
Чыганак: lenta.ru