Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
3 октябрь 2022, 14:40

Герой истәлегенә багышланды

Башкортстанда беренче тапкыр Россия Герое Александр Васильевич Доставалов истәлегенә багышланган республика спартакиадасы булды.

Герой истәлегенә багышланды
Герой истәлегенә багышланды

Башкортстанда Россия Герое Александр Васильевич Доставалов истәлегенә багышланган республика спартакиадасы тәмамланды.

-Әлеге чара быел беренче тапкыр уздырылды, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин. - Без бабаларыбызның эшен дәвам итәбез, батырларыбыз һәм якташларыбыз, Бөек илебез тарихын, еллар дәвамында формалашкан кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклыйбыз. Хәзер үсеп килүче буынга хакыйкатьне аңлау бик мөһим, аны бернинди көч белән дә яшереп, фальцификацияләп һәм фейклар белән каплап булмый, - дип өстәде Илдар Мәүлетбердин.

Спартакиада Башкортстан Республикасында кадет мәгарифен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 28 февралендәге 2 номерлы коллегиясе утырышы беркетмәсе белән расланган иде.

Спартакиаданы Россия герое А.В. Доставалов исемендәге  Башкортстан кадетлар корпусы кабул итте. Дәүләт йомгаклау аттестациясе форматында комплекслы тестлауда иң көчлеләрне ачыклау буенча ярышларның 2 көн дәвамында бирелгән темаларга инша язу буенча тарихи викторинада, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча, иҗади конкурста һәм спортта Уфа, Кыйгы, Куергазы районнары һәм Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләренең 90дан артык кадеты үзара көч сынашты.

Җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: