Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 сентябрь 2022, 16:46

Башкортстда беренче креатив мәктәп

*Башкортстанда республикада беренче креатив индустрияләр мәктәбе эшли башлады.

Башкортстда беренче креатив мәктәп
Башкортстда беренче креатив мәктәп

Башкортстанда креатив индустриялернен 17 мәктәбе ачылды. Алар «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты ярдәмендә эшли башладылар. Аларның укучылары тавыш режиссурасын, электрон музыканы, фото һәм видеопроизводствоны, анимацияне, циффрлы технологияләрне бушлай өйрәнә алачак. Элек бу юнәлешләр буенча фәкать профильле колледж һәм вуз студентлары гына белем ала иде. Стәрлетамак шәһәрендә башкорт мәдәният һәм сәнгать көллияте базасында мәктәп урнашкан. 2021 елда көллият Россия Мәдәният министрлыгы үткәргән креатив индустрияләр мәктәпләре булдыру конкурсында катнашты һәм җиңде. Мәктәпкә 46 млн сумнан артык акча бүленгән, шуның 39 млн сумы - федераль бюджеттан, ә бер өлеше-республика бюджетыннан. Шуның аркасында яңа уку елына дүрт студия өчен җиһазлар һәм кирәкле әйберләр сатып алдылар. Шкада балалар остазлары белән бергә сәнгать һәм циффрлы технологияләр кисешкән урында уникаль проектлар булдыра алалар. Бу мәктәп балалары һәм студентлар өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге. Көллият директоры Римма Янтурина сүзләренә караганда, анда 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар бушлай укый ала. Беренче җыелышта укучылар арасында Стәрлетамак шәһәренең 25нче коррекция мәктәбенең берничә укучысы бар. Беренче елда балалар барлык юнәлешләр буенча, ә икенчесенә - берәрсе генә тирәнтен өйрәнү өчен шөгыльләнә. Балаларны көллият укытучылары һәм чакырылган педагоглар өйрәтә. Быел Башкортстаннан 2023 елда креатив индустрияләр мәктәбе оештыруга заявка Уфа сәнгать училищесы җибәргән. Конкурста җиңүчеләрне ел ахырында игълан итәчәкләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: