БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, Уфа сәүдә-икътисад колледжында илнең иң яхшы белгечләре катнашлыгында планга ярашлы чаралар үтә. Күптән түгел колледж командасы Мәкәүнең шоколад мәктәбендә белемен арттырса, бүген исә Мәскәү экспертын Уфага чакырганнар.
Карвинг буенча халыкара Русия чемпионатлары призы, дөнья кубогының алтын медале иясе, кулинария олимпиадасының ике тапкыр көмеш призеры, «Абилимпикс» чемпионатларының баш тренеры һәм эксперты, WACS стандартлары буенча HAK судьясы Олеся Юрова остаз сыйфатында чыгыш ясады.
Мастер класста колледжлар студентлары, укытучылары, производство осталары, Уфаның җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар карвингның заманча юнәлешләре, яшелчә-җимешне сәнгатьле кисүдә кулланылучы материаллар, композицияләрне бизәүдәге яңа технологик процесслар белән таныштылар.
Әйткәндәй, соңгы ике елда колледжда заманча стандартларга ярашлы 6 остаханә булдырылган.
БР Хөкүмәте сайты.