Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 сентябрь 2022, 19:57

Туган телдән ил башлана

Узган атна ахырында, ягъни 9-10 сентябрьдә Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы узды.

Туган телдән ил башлана
Туган телдән ил башлана

Чарада 280 кеше, лицей һәм гимназия җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү оешмаларының туган тел укытучылары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслек һәм укыту-методик әсбаплар авторлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән ана теле укытучылары катнашты.

Форумның ачылыш тантанасында Башкортстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Азат Бадранов, Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, Башкортстан Халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, тел белгечләре, галимнәр һәм мөгаллимнәр катнашты.

Килгән кунаклар иң башта “Яшел чаукалык” шифаханәсе алдында милли якшәмбе мәктәпләре оештырган күргәзмәне карап чыктылар. Күргәзмәдә башкорт, рус, татар, чуаш, мари, украин, поляк, немец өстәмә белем бирү мәктәпләренең эшчәнлеге һәм уңышлары урын алган. Һәрбер мәктәп үз милләтенең милли киемнәренә киенеп үзләре белән таныштырдылар, хәтта милли җырлар да яңгырады. Катнашучыларны сәламләп, Азат Бадранов республика Башлыгы Радий Хәбировның туган телләр үсешенә зур игътибар бирүен ассызыклады.

–       Бу юнәлеш безнең өчен стратегик  әһәмияткә ия, ел саен әлеге форумга берничә йөз катнашучы, барлык туган телләр укытучылары җыелуына мин бик шат. Бу – безнең зур байлыгыбыз.  Логика буенча, күп телләрдә белем бирү концепциясе формалаша, шуның нигезендә без кайбер милләт вәкилләре күпләп яшәгән җирдә туган телләрне үстерәбез. Удмурт, чуваш полилингваль гимназияләрен ачу планлаштырыла, аннары мари. Сезгә бу форум тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән файдаланып уңышлы эш телим. Без сезне борчыган проблемаларны беләбез һәм дискуссия мәйданчыкларында сез күп сорауларга җавап табарсыз һәм тәкъдимнәрегезне җиткерерсез дип ышанабыз, – диде Азат Бадранов.

Форумның бәйрәм төсен милли киемнәрдәге балалар һәм олылар тулыландырды. Бу аңлашыла да, чөнки форум республикада 9 сентябрьдә үткәрелә торган милли костюм көненә туры килде.

–       Безнең республика, мөгаен, 14 милли тел өйрәнелгән һәм төрле халыкларның мәдәни традицияләре сакланган берничә Русия төбәгенең берседер. Әлеге форумнарда кабул ителгән карарлар эшләр өчен яңа алымнар төзергә, яңа педагогик технологияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Шул аркада, соңгы өч елда без балалар һәм өлкәннәр арасында туган телләргә кызыксыну артуын күрдек, аларны күбрәк кеше өйрәнә башлады. Туган телне һәм әдәбиятны укыту программасының федераль төп өлешенә кертү аркасында җиңеләйде ул. Шул ук вакытта туган телне сайлау ата-аналар ихтыярында кала. Республика туган телләрне өйрәнүнең иң яхшы тәҗрибәләрен төбәк  эчендә генә түгел, ә ил буенча кертелүен тәэмин итү буенча бик күп эш башкара. Бу –  бик мөһим, чөнки туган телебез ярдәмендә без мәдәниятне генә түгел, ә яшь буынның милли үзенчәлеген дә саклыйбыз һәм үстерәбез, –  диде республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин форумны ачу тантанасында.

Министр билгеләп үткәнчә, Башкортстан күп телле мәгариф моделен кертү буенча бөтен Русия үзәге булырга уйлый.

Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов та әлеге мөһим чара уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.

— Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы – бик кирәкле чара. Бүген чарага алдынгы карашлы педагоглар җыелды, алар тәҗрибә уртаклаша, яңа уку-укыту алымнары белән бүлешә, яңа уку әсбаплары, күргәзмәләр белән таныша. Соңгы елларда татар теле укытучылары өчен мондый аралашу мәйданчыклары булмады диярлек. Конкурсларда, олимпиадаларда очрашулар гына җитми, билгеле. Андый чараларда укытучыларның иҗади аралашуга вакытлары калмый. Әлеге форум бик вакытлы. Моңа кадәр туган тел укытучыларына игътибар җитмәде, укыту сәгатьләре кыскартылу да аларның абруен төшерде. Республика Башлыгы Радий Хәбировның туган телләргә карата ачыктан-ачык ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәтен белдерүе телләрне өйрәнүгә игътибарны, ә укытучыларга хөрмәтне арттырды, — диде ул.

Халыклар белән дуслык – безнең төп байлыгыбыз, дип белдерде Радий Хәбиров төбәкара форумның пленар утырышында..

–       “Форум мәгариф өлкәсен үстерү өчен бик мөһим һәм аны ел саен үткәрергә тәкъдим итәм. Эшегезне нәтиҗәлерәк итәр өчен сезнең белән очрашабыз. Башкортстан халыкларының телләрен һәм мәдәниятен саклау буенча иң мөһим эшне бергәләп чишү өчен очрашабыз. Республикада  мәктәпкәчә учреждениеләрдә туган телләрне өйрәнә башлау бигрәк тә куанычлы. Тагын бер өметле проект – күп телле гимназияләр. Аларда без телләрне өйрәнүгә омтылабыз, яңа укыту ысуллары кертәбез. Республикада шундый дүрт гимназия бар. Учалыда мин мондый бишенче учреждение төзелеше мәйданында булдым. Быел без Әбҗәлил районында күп телле гимназия төзи башлыйбыз. Бүген мин удмурт күп телле гимназиясе проектын башлап җибәрүебезне игълан итәм. Без моны яхшы эшләячәкбез. Иң мөһиме – укырга теләүче балалар бар һәм, әлбәттә, анда укытырга әзер укытучылар. Күп телле гимназияләр – югары дәрәҗәдәге мәктәпләр. Аларда берничә телне өйрәнәләр, өстәмә белем һәм күнекмәләр алалар. Шуңа күрә республика мондый уку йортлары укытучылары өчен стажировка оештыруда булышырга әзер. Шулай ук педагогик җәмгыять, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә туган телләрне укытуда алдынгы тәҗрибә алмашу өчен һөнәри мәйданчык булдырырга уйлыйбыз. Бу – күпмилләтле республика өчен бик мөһим. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган “Мәгариф” милли проекты республикада уңышлы тормышка ашырыла. Ике ел эчендә 197 мәктәп ремонтланачак. Бу максатлар өчен барлыгы 9 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Без барлык мәктәпләрне дә модернизацияләү максатын куйдык. Без мәктәп балалары һәм укытучылар өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырышырбыз. Сездән, хөрмәтле укытучылар, без укыту ысулларын тагын да камилләштерү тәкъдимнәрен көтәбез, – дип чыгыш ясады Радий Фәрит улы.

Башкортстан Башлыгы Мәгариф һәм Фән министрлыгына туган телләрне укыта торган мәктәпкәчә учреждение укытучыларына һәм педагогларына матди ярдәм күләмен арттыру мәсьәләсен эшләргә кушылды. Мәктәпкәчә күп телле төркемнәрдә эшләүче укытучылар әзерләү өчен бюджет урыннары да арттырылачак. Туган телне өйрәтүче төркемнәрдә эшләүче педагоглар һәм укытучылар өчен 15% компенсация түләү билгеләнде, балаларга туган телләрен өйрәтүче балалар бакчасы укытучылары өчен республика профессиональ конкурсы булдырылачак. 2025 - 2030 елларда Башкортстан халыкларының дәүләт телләрен һәм ана телләрен саклау һәм үстерү өчен яңа дәүләт программасы төзеләчәк. Башкортстанда дәүләт телләрен укытуда уңышлы эшләүче укытучыларга 50 мең сум күләмендә премия бирелә иде. Киләсе елдан премияне 100 мең сумга җиткерергә һәм аны барлык ана теле укытучыларына да бирергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплап каршы алды һәм шулай булачак дип ышандырды.

Чыгыш ахырында Башкортстан Башлыгы милли телләр укытуда зур уңышларга ирешкән педогогларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Атап әйткәндә, татар теле укытучыларыннан Илеш районының Базытамак мәктәбе укытучысы Ахунова Илмира Галиакрәм кызына “Башкортстанның  атказанган укытучысы”, Уфа шәһәре 65 нче Татар гимназиясенең укытучысы, “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар якшәмбе мәктәбе” җитәкчесе Фаткуллина Лилия Рәис кызы һәм Башкорт Дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Насыйпов Илшат Сәхиятулла улына “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеме бирелде.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: