Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 сентябрь 2022, 11:42

Һөнәр сайлау – җитди эш

Аның турында мәктәп эскәмиясеннән ук уйлана башларга кирәк.  

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов республиканың гомум белем бирү мәктәпләрендә һөнәри юнәлештәге чараларны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

“Бу ел Башкортстанда Һөнәри белемне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителде. Без балалар республика вузларына укырга керүен телибез. Шуңа һөнәри юнәлеш буенча тирән эш алып барырга кирәк”, – диде ул.

Белем һәм фән министры Айбулат Хаҗин бу җәһәттән зур эшләр башлануын бәян итте. Аның әйтүенчә, республиканың алдан баручы һөнәри әзерләү үзәге ярдәмендә 5-11 сыйныфта укучы 8200 бала заманча остаханәләр белән танышкан. Моннан тыш, алар төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләрен сынап караган. Шулай ук колледжларга экскурсияләр оештырылган. Аларда укучылар уку йортында укытылган белгечлекләр белән танышкан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: