Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
14 сентябрь 2022, 14:03

Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар!

Хезмәт җимешләрегез зур булсын!

Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар!
Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар!

Хезмәт җимешләрегез зур булсын!

 

Узган атнада Уфада узган туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы кысаларында, Башкортстанда татар телен һәм әдәбиятын укытуда көч салган укытучыларга республика дәүләт бүләкләре тапшырылды.
"Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә  Илеш районы Базытамак авылы урта мәктәбенең татар булды.

Башкортстан республикасы башлыгының рәхмәт хаты белән Римма Тәнзил кызы Галиева (Стәрлетамак шәһәренең 23нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүләкләнде.
"Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән  мактаулы исемгә Лилия Рәис кызы Фәтхуллина (Уфа шәһәренең 65 санлы татар гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Дебют” балалар иҗаты үзәгенең татар халкының мәдәният һәм традицияләр бүлеге мөдире) һәм Илшат Сәхиятулла улы Насыйпов (филология фәннәре докторы, профессор) лаек булды.

 Мөхтәрәм затларыбыз, һәркайсыгызның тырышлыгы мәгълүм – бу бүләкләргә сез чын-чынлап лаексыз. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, хезмәт нәтиҗәләре, ныклы сәламәтлек, шәхси тормышыгызда бәхет телибез.

 

Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар!
Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: