Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 сентябрь 2022, 15:51

Туган телемдә укыймын, туган телемдә язам...

Беренче сыйныф, тәүге дәресләр...    

Туган телемдә укыймын, туган телемдә язам...
Туган телемдә укыймын, туган телемдә язам...

Беренче сыйныф, тәүге дәресләр...

 

Уфаның 84 санлы татар гимназиясендә дә чираттагы, 2022-23 уку елы башланды.

Бу белем учагы быел тагын яңа көч белән яңа уку елын башлады. 2022-23 уку елында гимназиядә барлыгы 1601 укучы белем алачак. Башлангыч сыйныфларда 760 малай һәм кыз парталар артына утырды.

Ә беренчеләр?

Әйе, игътибар үзәгендә ел саен беренчеләр булуы гаҗәп түгел. Беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап кергән сабый гына малай-кызлар өчен өр-яңа, зур дөнья ишекләре ачылды. Быел 84 санлы татар гимнзиясенә 1 сыйныфка 193 бала килде!

 Алты сыйныфка бүленеп укыячак алар – өчесе татар сыйныфы! Анда 100 бала белем алачак. Сабыйларны үз канаты астына алган сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Мәҗит кызы Еникеева, Гөлчәчәк Фәргать кызы Әхмәтҗанова, Айгөл Рәшит кызы Ахунова балаларга икенче әни кебек ягымлы, хәстәрлекле, тирән белемгә ия фидакарь мөгаллимнәр.
Тагын өч сыйныфны җитәкләүче Эльвира Ринат кызы Абдуллина, Язгөл Рифат кызы Йосыпова, Гүзәл Рифкать кызы Байбурина сабыйларның иң якын кешесе – беренче укытучылары булуы белән горурлана.

Әйткәндәй, Язгөл Рифат кызы Йосыпова беренчеләр белән мөгаллимлек һөнәренең беренче елын каршылый, ә Гүзәл Рифкать кызы Байбурина бу изге хезмәт стажының 35нче елын башлады.

Туган телемдә укыймын, туган телемдә язам...
Туган телемдә укыймын, туган телемдә язам...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: