Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 сентябрь 2022, 08:45

Яшьләр ярышта

Финал җиңүләр китерсен.

Яшьләр ярышта
Яшьләр ярышта

Финал җиңүләр китерсен.

"Яшь һөнәрмәннәр» (WorldSkills Russia) Х Милли чемионатының финалында Башкортстан яшьләре дә катнаша. Бу чемпионат Мордовиянең башкаласы– Саранск шәһәрендә 8 - 12 сентябрь көннәрендә үтә.

Безнең республика данын  Уфа радиоэлектроника,, телекоммуникациләр һәм хәвефсезлек колледжы  укучылары Юлай Ситдыйков һәм  Азат Муминов яклый. Егетләр мобиль робототехника буенча белемнәрен күрсәтә, дип хәбәр итә БР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Тагын 30 укучыбыз ярышларда дистанцион катнаша һәм алар 21 юнәлештә иң яхшылар даны өчен көрәшә.

Яшьләр ярышта
Яшьләр ярышта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: