Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 сентябрь 2022, 12:05

Юннатлар хәрәкәте булачак

Табигать сакчылары.

Юннатлар хәрәкәте булачак
Юннатлар хәрәкәте булачак

Табигать сакчылары.

 

РФ Президенты В.Путин илебездә яшь натуралистлар хәрәкәтен тергезү фиккрен хуплады. Бу хакта ул "Экосистема. Заповедный край" Бөтенрусия яшьләр экологик форумында катнашучылар белән аралашканда белдерде.

Башкортстан Совет чорында гамәлдә булган мондый яшьләр хәрәкәтен саклап калган төбәкләрнең берсе. 90нчы елларда натуралистлар хәрәкәте экологик юнәлеш ала һәм яшь натуралистларның Республика яшь натуралистлар станциясе Республика балалар экология-биология үзәге итеп үзгәртелә.

Русия Президентының ил масштабларында юннат хәрәкәтен тергезү буенча башлангычын Халык фронтының төбәк штабы рәистәше, Башкортстан Экология министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Мурад Шәфыйков уңай бәяли.

"Юннатларның балалар хәрәкәте — һичшиксез, безнең Совет үткәнебездән яхшы тәҗрибә, күп кенә шәһәрләрдә әлегәчә яшь натуралистлар станцияләре эшли, алар кечкенәдән табигатькә, әйләнә-тирәгә, хайваннарга һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш тәрбияли.

Балалар экология-биология үзәкләре эшенең яхшы үрнәкләре бар, әгәр барлык уңай тәҗрибәне бердәм алым һәм методик тәэмин итү белән хәрәкәткә берләштерсәк, без булачак җәмгыятьне формалаштыру өчен нигез булдыра алабыз һәм илебезнең тотрыклы үсеш нигезен булдырачакбыз», — дип белдерә Мурад Шәфыйков.

Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар.

Әлеге вакытта Башкортстанда 21 яшь натуралист станциясе һәм балалар экология-биология үзәге эшли.

Юннатлар хәрәкәте булачак
Юннатлар хәрәкәте булачак
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: