Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 сентябрь 2022, 15:06

Бүген укытучылар да милли киемдә

Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәк – ара форумы ачылды.

Бүген укытучылар да милли киемдә
Бүген укытучылар да милли киемдә

Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәк – ара форумы ачылды. Бу мөһим чарага Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан, Пермь краеннан, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән 280 ана теле өйрәтү осталары җыелды. Килгән кунаклар “Яшел чаукалык” шифаханәсе алдында милли якшәмбе мәктәпләре оештырган күргәзмәне карап чыктылар. Күргәзмәдә башкорт, рус, татар, чуаш, мари, украин, поляк, немец өстәмә белем бирү мәктәпләренең эшчәнлеге һәм уңышлары урын алган. Һәрбер мәктәп үз милләтенең милли киемнәренә киенеп үзләре белән таныштырдылар, хәтта милли җырлар да яңгырады. Күргәзмәне Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Азат Бадранов, Мәгариф һәм фән министры, мөгаллимнәр, депутатлар һәм хөрмәтле ветеран укытучылар зур кызыксыну белән карап чыктылар. Арытаба кунаклар, һәрберсе үз юнәлеше буенча эшче төркемнәргә бүленеп эш башлады. Форум 10 сентябрьдә “Торатау” Конгресс холлында дәвам итәчәк.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: