Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 сентябрь 2022, 15:56

Онытылмаслык үтте җәйге яллар

Туган як буйлап сәяхәт иттем.

Онытылмаслык үтте җәйге яллар
Онытылмаслык үтте җәйге яллар

Туган як буйлап сәяхәт иттем.

 

Безнең гаиләбездә бик матур бер гадәт бар: һәр җәйне кая булса да сәяхәт итү. Былтыр Казан шәһәрендә булсак, быел үзебезнең Башкортстаныбызның көньяк районнарын күреп кайтырга булдык. Хыялда гына булган биек Урал тау битләрендә йөрермен дип уйламаган да идем. Ниһаять, без юлга кузгалдык. 5 сәгатьлек  юл бик озын булып тоелыр төсле иде, өскә ишелергә торган урманнарны, текә кыяларны күргәч, сокланып күзәтеп барып, юл сизелми дә калды.

Машинабыз тип-тигез юлда җилдертте генә. Бөрҗән яклары безне кунакчыл халкы, тәмле балы, саф һавасы белән каршы алды.  Агыйдел елгасында рәхәтләнеп су коендык, балык тоттык.

Хәтердә нык уелып калганы, әлбәттә, Шүлгәнташ мәгарәсе булды. Шүлгәнташ мәгарәсе— Башкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында урнашкан. Бер төркем туристлар төркемендә йөрдек. Гид мәгарәнең тарихы, андагы җуелмас рәсемнәре белән таныштырды. Тик без бары тик аның копиясен генә күрдек, чөнки климат үзгәрү белән стенадагы рәсемнәрнең бетү куркынычы бар икән. Икенче катка керү тыела, ул бикле иде. Мине бигрәк тә шул вакытта яшәгән халыклар кызыксындырды. Чынбарлыкта, алар аның эчендә яшәмәгән, ә үзләренең төрле ритуалларын башкарыр өчен кулланганнар икән. Монда алган мәгълүматлар география, тарих дәресләрендә алган белемебезне тагын да баетты.

Икенче көнне без Морадым тарлавыгына  юлландык. Морадым тыюлыгында 46га якын мәгарә бар икән. Мондагы мәгарәләр бик тирәндә урнашкан, балалар өчен куркынычрак булганга, без кермәскә булдык. Көмештәй саф сулы Ык елгасы тау-таш арасыннан боргаланып, салмак кына агып ята. Суы салкын. Шуңа күрә аяк очларын гына чылатып алдык. Тау елгалары салкын була икән. Шушы елгалар ярында борын-борын заманда кешеләр гаилә корып яшәгән, көтү көткән, кош-корт аулаган. Очар кошлар биеклегеннән текә кыяларны, куе урманнарны күрү туган ягыбыз белән горурлану хисен тагын мең тапкыр көчәйтте.

Моның белән генә әле сәяхәтебез бетмәде. Өченче көнгә Нөгеш сусаклавычына юл алдык. Бара-бара Урал тау битләреннән аска таба, тигез җирләргә чыгуыбыз сизелеп торды. Безне инде киң яланнар, басулар каршы алды. Нөгеш сусаклагычында без катерда бер сәгатьлек сәяхәт кылдык. Бер кыяда хәтта Владимир Ленинның портреты да төшерелгән. Рәссам бик кыю йөрәкле булгандыр инде, шундый текә җирдә карлар-яңгырлар да юып төшермәслек картина булдырган.

 Нөгеш сусаклагычы Стәрлетамак, Ишембай, Салават кебек шәһәрләрне су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен кулланыла икән. Бу гына түгел, анда халык рәхәтләнеп су керә, ял итә. Яр буйларында санаторийлар, җәйге лагерьлар, туристик базалар урнашкан. Ерак диңгез буйларына барып җитми дә, биредә рәхәтләнеп ял итеп була икән, дип уйладым мин.

Кайтыр якка чыккач, без Торатау аша юл тоттык. Ул  безне ерактан ук сәламләп каршы алды. Торатау – җирдәге иң борынгы һәм Башкортстандагы 4 шиханның берсе, аның яше 285 миллион елга якын, диләр.  Монда да туристлар бик күп иде. Тау итәгендә ял итәр өчен урыны, ашхәнәсе һәм милли бизәнү әйберләре сата торган кибет тә бар иде. Мин дә үземә Торатау истәлеге итеп, шул якларда табылган таштан эшләнгән муенса алдым.

Шушы сәяхәт мине үзебезнең туган ягыбызга икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте. Башкортстаныбыз безнең бай гына түгел, ул көчле, горур һәм бердәм. Бу сәяхәт ял гына булмады, ә тулы бер тарих һәм география дәресе дә иде ул.

Менә каникуллар да тәмам. Яңа уку елы башланды. Барыбыз да ял итеп, яңа көч туплап, яңа уку елына аяк бастык.  Ә мин алдагы җәйге каникулларны түземсезлек белән көтәм дә инде. Без үзебезнең Башкортстаныбыз буйлап сәяхәтне дәвам итәчәкбез. Ә сезне, дусларым, үзем күргән-белгәннәрем белән алдагы елда тагын таныштырырга сүз бирәм!

Яңа уку елы белән, дуслар!

Алсу Мансурова, Бүздәк районы Каран мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Онытылмаслык үтте җәйге яллар
Онытылмаслык үтте җәйге яллар
Читайте нас: