Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 сентябрь 2022, 17:34

Мәктәп укучыларының каникул вакытлары билгеле

Яңа укырга төшсәләр дә, укучылар каникулларны түземсезләнеп көтә!

on-desktop.com
Фото:on-desktop.com

2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды. Ул «Объясняем. РФ» порталында чыккан.

Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникуллар 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникуллар – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр.

Мәктәп хакимияте үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.

Көзге каникуллар чорына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, русиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.

Кышкы каникуллар Русиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: