Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 сентябрь 2022, 09:24

Мөһим әйберләр турында сөйләшәләр

Уку елы яңалыклардан башланды.

vesti-yaroslavl.ru
vesti-yaroslavl.ru

Яңа уку елы мәктәп укучылары өчен шактый гына яңалыклардан башланды. Алар балаларда патриотлык хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Төп яңалык – мәктәпләрдә һәр атна башында әләм күтәрелә, илебез һәм республика гимннары яңгыраячак. Аларны тыңларга гына түгел, кушылып җырларга да кирәк.

Тарихны исә 1нче сыйныфтан өйрәнә башлыйлар. Әмма ул аерым предмет булып бармый. Аны “Әйләнә-тирә дөнья” һәм “Дин һәм дөньяви этика нигезләре” дәресләрендә өйрәнәчәкләр. 

Илнең кайбер төбәкләрендәге 3-11нче сыйныфларда ясалма интеллект дәресләре кертелә. Шулай ук математика, география кебек дәресләр вакытында финанс грамоталылыкка өйрәтү дә күзаллана.

 Шулай ук “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дип аталган яңа дәрес барлыкка килә. Анда дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләнәчәк. Бу дәресләрне сыйныф җитәкчеләре дәрестән тыш эшчәнлек сәгатьләрендә алып барачак.

Белем көнендә әлеге дәресне иң беренче булып Русия президенты Владимир Путин үткәрде. Дәүләт башлыгы ил өчен һәр кешенең уңышы никадәр мөһим булуы турында бәян итте.

“Ил уңышы һәр кешенең уңышыннан төзелә”, – диде ул сүзен йомгаклап.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: