

2 сентябрьдә Салават индустриаль көллиятендә “Нефть һәм газ эшкәртү”, “Сәнәгать автоматикасы” юнәлешләре буенча заманча остаханәләр ачылды.
-Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәгариф” милли проектының “Яшь профессионаллар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Салават индустриаль көллияте федераль бюджеттан 2021 елда матди-техник базаны модернизацияләүгә субсидияләр формасында грант алуга иреште, – дип сөйләде бу хакта республика мәгариф министры Айбулат Хаҗин. – Колледжда ремонт эшләре үткәрелгән һәм биредә “Нефть һәм газ эшкәртү”, “Сәнәгать автоматикасы” өстенекле компетенцияләр буенча остаханәләр җиһазландырылды”.
Сатып алынган уку-лаборатор һәм уку-җитештерү корылмалары, укыту процессын программа һәм методик әсбаплар белән тәэмин итү һәр компетенция буенча WorldSkills инфраструктура таләпләренә туры килә.
Чыганак: education.bashkortostan.ru