Мәгариф, мәгърифәт
31 август 2022, 14:17

Укучыларга мәктәптә телефоннар куллану тыела

Кагыйдә быелдан гамәлгә керә. 

ug.ruug.ru
Фото:ug.ru

Барлык Русия  мәктәпләрендә быелгы уку улыннан дәресләрдә мобиль телефоннар куллану тыела. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов гомумрусия ата-аналар җыелышында (аның трансляциясе “ВКонтакте”да барды) белдерде.

Министр сүзләренчә, яңа санитар кагыйдәләргә ярашлы мәктәп укучыларына телефоннар куллану тыела. Белем бирү учреждениеләрендә  бу кагыйдә балаларның  игътибарын дәресләргә юнәлтер өчен кертелгән. Ә ата-аналар белән тәнәфес вакытында сөйләшергә була, диде ул.

Соңрак мәгариф министрлыгында ведомство башлыгы Сергей Кравцовның телефоннарны тыю турындагы белдерүенә аңлатма бирделәр. Сүз СанПиНга ярашлы смартфоннарны планшет яисә компьютер урынына кулланырга ярамаганлыкны аңлата. Гаджетларның экраннары кечкенә булу сәбәпле, күзләргә наргузка килүне, умыртка сөягенә дә зыян килүне котыртырга мөмкин. Тиз арада элемтәгә керер өчен телефонны кулланырга була. Аларны беркем дә җыеп тартып алмаячак.

“Яңа санитар кагыйдәләр электрон белем бирү чараларын куллану таләпләренә дә кагыла. Интерактив такта диагонале  – 165,1, компьютер яисә ноутбук мониторының  диагонале  – 39,6, планшет мониторы диагонале 26,6 см.дан  ким булмаска тиеш”, – диләр ведомствода.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас